Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 октябрь 2019, 17:46

Авыл үз улларын онытмый

Ивановка авылында Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарга обелиск ачтылар.

Ивановка авылында моңарчы обелиск куелганы булмый, гәрчә илебезне якларга биредән дистәләгән ир-егет киткән булса да. Һәлак булган фронтовикларны авылда онытмыйлар, гаиләләрдә үз геройлары турындагы белешмәне буыннан-буынга тапшыралар, әмма авылда яшәүчеләр ил батырларының исемнәренең обелискта мәңгеләштерелүен телиләр. Һәм менә быел Арлан авыл биләмәсендә “Анык эшләр” проектының акчасын шушы изге эшкә юнәлтергә карар итәләр.
Тик менә фронтовиклар турында мәгълүматларны җыюны алар соңрак башлаган, чөнки сугыш ветераннарын исемләп хәтерләүче һәм алар турында ачыклап сөйләрлек кешеләр калмаган инде. Хәрби комиссариатта буталчыклар булган.
- Һәлак булган фронтовиклар турында белешмәләрне зур авырлык белән җыйдык, белгәннәребезгә ачыклык кертер хәрби комиссариатта озаклап утырырга туры килде. Мәсәлән, җир йөзеннән югалган күрше авылларда туып үскән кайбер кешеләрнең фамилияләре Саклау авылындагы обелискка кертелгән булып чыкты, чөнки электән бу авыллар Саузбаш авыл биләмәсенә караган. Кыскасы, мәгълүмат җыйганда сораулап күп булды. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз без тапканнан күбрәк булган. Нәтиҗәдә бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар исемлегенә 21 фамилия язылды. Ләкин исемлек тулы түгел дип уйлыйбыз, шуңа күрә обелискта фамилияләргә тагын урын калдырдык, мәгълүмат җыюны дәвам итәбез – киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен үз гомерен биргән һәр геройны исемләп белергә тиеш без, - ди староста Анатолий Кокорин.
Читайте нас: