Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 октябрь 2019, 14:46

Эх, тәмле бәрәңге

Көзнең матур бер көнендә бер төркем абый-апалар Яңа Кабан авыл китапханәсенә "Эх, тәмле бәрәңге" дип исемләнгән тематик кичәгә - бәрәңге кичәсенә, икенче икмәккә дан, мактау сүзләре әйтергә җыелды.

Бәрәңге! Нәрсә соң ул? Беренчедән, авыр сугыш елларында ачтан үтермичә алып калган кәлҗемә ул. Икенчедән, бүген дә өстәлләрдән төшмичә, тәнгә сихәт, көч бирүче, безнең бакчаларда тәгәрәшеп үсүче йодрык кадәрле, йомры гәүдәле тәмле ак, кызыл, шәмәхә, аклы-кызыллы, сары төстәге ризык ул. Аның турында халык шигырьләр, җырлар иҗат иткән. Хәтта бөек Тукай да бәрәңге турында “Бәрәңге вә гыйлем” дигән шигырен язган.


Бу көнне без бәрәңге тарихы белән таныштык, бәрәңге турында җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Рәфисә Салихҗанова, әтисенең истәлекләрен барлап, кечкенә хикәя укып ишеттерде. Ул ачлыктан йолып калган бәрәңге басуы турында иде. Сәфинә Шабутдинова кичәгә бер килограммлык сәер бәрәңге алып килгән һәм ул бакчасында үстергән бу “шайтан алмасы”на багышлап хәтта шигырь иҗат иткән иде. Рәис Нәбиуллин шигырьләрендә дә бәрәңгегә мәдхия яңгырады. Ә Рәсим Төхбәтуллин баянын кулына алгач, күмәкләп бәрәңге турында җыр суздык.

Бу көнне өлкәннәр бик теләп “Бәрәңге капчыгы” уенында һәм викторинада катнашты. Икенче икмәк турында белемнәрен камилләштерде. Кичә ахырында бәрәңгедән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр. Ә бу ризыкларны - кыстыбый, пәрәмәч, вак бәлеш, бәрәңге тәбәсе, бәрәңге тәкәсен, тутырылган бәрәңгене - алар үзләре әзерләп алып килде.


Гөлнара Гомәрова

Менә сиңа әкәмәт!

Бакчабызда бәрәңге күп,

Сортларының төрлесе.

Бар тавык йомыркасыдай,

Бар комгандай эресе.

Менә берсен алып килдем

Карагызчы, дусларым.

Бер килога җитә язган,

Көчкә тота учларым.

Бар аягы, бар кулы,

Куркынычтыр күзләре.

Авызы да урынында,

Тик чыкмыйдыр сүзләре.

Койрыгы да сызылып киткән,

Гәүдәсе дә килешкән.

Таң калып әле торабыз

Ходай биргән жимештән.

- Нәрсәгә охшаган? - диеп,

Баш ваттык без җыелып.

Сез дә әйтеп карагыз,

Утырмагыз тыелып.

Сәфинә Шабутдинова
Читайте нас: