Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 октябрь 2019, 16:24

Район мәктәпләрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәресләр үтте

Туган иленең тарихын һәркем белергә тиеш. Ә Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы бик үк гади түгел, аның барлыкка килүендә нинди вакыйгаларның сәбәпче булуын ватандашларыбызның күбесе белеп бетерми.

Мәктәп укучыларының 17нче гасыр башындагы Фетнәле чор вакыйгалары турындагы белемнәрен арттыру, 1611-1612 елгы Халык ополчениесе геройлары үрнәгендә патриотик тәрбияләүгә булышлык итү максатында 24 октябрьдә район мәктәпләрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәресләр узды.
Яңа Бура урта мәктәбе филиалы - Яңа Бөртек төп белем бирү мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрескә икенче-тугызынчы сыйныф укучылары җыелды. патриотик дәресне инглиз теле укытучысы Гөлназ Звонарева үткәрде. Ул Русия тарихы битләре буенча чын сәяхәт оештырды.
Гөлназ Фасихҗановна Халыклар бердәмлеге көненең 1612 елның 4нче ноябрендә Мәскәүдә булган вакыйгаларга бәйле булуы турында сөйләде. Бу көнне Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне интервентлардан азат итә. Укытучы сөйләгәндә экранда шушы вакыйгага багышланган презентация күрсәтелә.
Читайте нас: