Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 октябрь 2019, 12:14

Санлы тапшыруларны волонтёрлар көйләде

Яшьгвардиячеләр һәм волонтёрлар пенсионерларга санлы телевидениене көйләргә булышкан.

Илебез санлы телевидениегә күчүгә ике атна узып бара инде. 14 октябрьдә федераль телеканалларның аналоглы тапшырулары бөтен ил буенча сүндерелде. Шуңа бәйле олы яшьтәгеләрдә санлы тапшыруларны кушу буенча сораулар туа.
Райондагы "Яшь гвардия" активистлары һәм волонтёрлар шушы көннәрдә пенсионерларга санлы телевидение кушымтасын көйләргә булышканнар. "Яшь гвардия" җитәкчесе Инзилә Фәизова әйтүенчә, алар кушымталарны көйләп кенә бирмәгән, ә әби-бабайларга аңардан ничек кулланырга кирәклеген дә аңлатканнар.
"Элек ике генә канал - "Россия 1" һәм "Культура" – күрсәттеләр, алары да гел юньләп түгел, - дип сөйли Бачкыйтауда яшәүче Галимҗан Шәкүрәевич. – Хәзер исә рәхәтләнеп 20 канал караячакбыз".
Исегезгә төшерәбез, республикада аз тәэмин ителгән гражданнарга — баласына ай саен пособие алучыга һәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга санлы яисә юлдаш телевидениене карар өчен җайланма сатып алуга һәм көйләүгә дәүләттән ярдәм күрсәтелә. Бу ярдәмне сигез меңгә якын кеше алган инде. Ике меңгә якын кеше кушымталар буенча компенсация сорап мөрәҗәгать иткән. Волонтёрлар җайланманы көйләргә ярдәм итә.
Республикада яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта кайнар элемтәгә шылтыратып сорауларын бирә ала. Кайнар элемтә телефонының номеры: 8 (800) 347 00-55.
Читайте нас: