Кама таңнары
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2019, 17:39

Авылда клуб булачак

Яңа Уразайда элекке кибет бинасын ремонтлыйлар.

Яңа Уразайда райпо кибете бинасы 13 ел буш тора. Хәзер ул Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәме белән “икенче тормыш” алачак. Бүген биредә ремонт бара.
Штукатур-малярлар Фирүзә Ялалова һәм Фәнзия Нигъмәтҗанова башта стенаның иске буявын куптарганнар, хәзер штукатурка белән каплыйлар.
- Тамашалар залы 50 урынга исәпләнгән, - ди клуб мөдире Гүзәлия Шиһапова. – Тамашалар залы һәм фойе арасындагы бүлгеләрне ремонтчылар бригадасы дүрт көндә күтәрде. Иске клубта елдан артык бернәрсә дә үткәрмибез, ул ярты җимерек хәлдә. Яңа бинада фойеда музей почмагы да булачак. Эшләрне яңа елга төгәлләргә җыенабыз.
Эшләр башлаганчы бинаны тәртипкә китерергә кирәк булган. Монда, Гүзәлия Шиһапова әйтүенчә, аңа авыл кешеләре ярдәм иткән.
- Әле дә вакыт-вакыт ремонтчылар янына керәләр, эшләр барышы белән кызыксыналар. Башта штукатур-малярлар, бизәкләү эшләрен алып баручылар алардан читләште, хәзер исә авылыбызның өлкән яшьтәгеләре алар өчен үз кешегә әйләнеп беттеләр. Авылда яшәүчеләрнең клубны түземсезлек белән көтүен аңладылар, – дип сөйли клуб мөдире.
Бу аңлашыла да, чөнки авыл халкын олы бәйрәмнәргә Арлан авылына йөрткәннәр, зур булмаган чараларны әле ремонтланмаган бинада үткәргәннәр. Ә хәзер яңауразайлыларның үз клубы булачак.
Теглар:яңа уразай
Читайте нас: