Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2019, 16:35

“Кама таңнары” “Актаныш таңнары”ннан сәлам алды

Күптән түгел районның мәшгульлек хезмәте җитәкчесе Илсөяр Ганиева Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары делегациясе составында Татарстанның Актаныш районында булып кайтты. Илсөяр Мөдәрисовнаны юлга җыярга редакция дә ярдәм итте – кунакка буш кул белән барып булмый бит инде: аңа фирменный ручка һәм блокнотларыбызны, “Кама таңнары”ның соңгы саннарын биреп җибәрдек.

Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, Илсөяр Ганиева үзе дә безгә күчтәнәч – “Актаныш таңнары” гәзитенең җомга санын алып кайтты. Без аны җентекләп укыдык һәм, беләсезме, күршеләребездән көнләштек. Беренчедән, аларның җомга саннары төсле чыга, ә безнең район гәзите аклы-каралы вариантына кайтты. Икенчедән, бу чыннан да “толстушка”, ягъни гәзит 16 битле, шуның сигез битендә - республика дәрәҗәсендәге вакыйгаларны яктыртучы “Атна вакыйгалары”. Бик шәп бит бу - бер гәзиткә языласың да, бюджет исәбенә ике гәзит укыйсың булып чыга. Мин көнләшкән өченче нәрсә: игъланда ярты елга язылу бәясе нибары 681 сум 24 тиен тора дип язылган, ә безнең күпкә юкарак гәзитебез 974 сум тора. Дүртенчедән, аларның район гәзитенең тиражы, ә ул татар телендә генә чыга, 3505 данә тәшкил итә, ә безнең ике гәзитнеке 2000гә дә җитми.
Ничек кенә “көнләшсәк” тә район гәзитендә районда булган вакыйгалар, анда яшәүче кешеләр турында “үтемле” язмалар чыгып торсын. Агыйдел аръягындагы хезмәттәшләребез белән бу уңайдан уй-максатларыбыз бер. “Актаныш таңнары” шулай ук районның, якташларының кызыклы тормышын яктырта. Һәм без күршеләрдән үзебезгә үрнәк итеп алырдай әйберләр күп дип таптык. Мәсәлән, гәзиттә Түбән Яхшый авылы мәктәбендә укытучыларга мемориаль һәйкәл куелуы турында язылган. Текстан аңлашылганча, бу бәләкәй, мәктәбе күптән ябылган бетеп баручы авыл. Яраткан мәктәбебез урынында чүп һәм кыргый куаклыклар үсеп утыра, дип кайгырган авыл халкы. Берничә буынга белем биргән укытучылар турындагы якты истәлек карала кебек тоелган аларга. Һәм менә “Тамыр” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, мәктәпне тәмамлаучы Ильяс Мирзаянов биредә эшләүче укытучыларның исемнәре язылган мемориаль һәйкәл төзергә булган. Аның идеясен башкалар да хуплаган һәм күмәк көч белән һәйкәл төзелгән.
Укытучылар хөрмәтенә беренче мемориаль һәйкәл. Бик шәп бит бу! Бездә дә ябылган мәктәпләр һәм исемнәре ташта сакланырга лаеклы укытучылар бар бит!
Үрнәк итеп алырлык тагын бер мисал – “Дуслык күпере” концерты. Берничә авылдан (алар арасында Башкортстан белән чиктәш Әҗәкүл, Иске Байсар, Әтәс авыллары да бар) артистлар берләшәләр дә һәм сентябрь-ноябрь айларында авылларда концертлар куялар. Үткән елда шундый 19 концерт куйганнар. Быел 11 авылга тагын ике авыл үзешчәннәре кушылган. Шунысы игътибарга лаек, Иске Сәфәр авылында билет сатудан кергән акчаны артистлар ветераннар һәм инвалидларның башлангыч оешмасына тапшырган. Акча сигез мең сумлап җыелган. Үземнең акча фондым бар иде инде, дип белдерә башлангыч оешма рәисе Розалия Баянова. “Мин көздән орлык хәстәрлим, шуларны сатудан кергән акчага авылда яшәүче инвалидларны котлыйм, кичәләр оештырам”, - дип сөйли ул, ә бит аңа 74 яшь инде. Бездә дә үзешчәннәрнең бердәм гастрольләрен оештырып булыр иде. Әмма мин андый концертның хәтта район үзәгендә булганын хәтерләмим. Бик теләп барыр идем: авыл мәдәният йортларында нинди кызыклы концерт һәм тамашалар үтүен ишетеп беләм мин. Бер-берсенә концертлар белән йөрешүчеләр дә бар. Ә монда яхшыларның иң яхшылары катнашлыгындагы җыелма концерт!
Актаныш районында ошаган тагын бер нәрсә - “Гаилә мәктәбе”. Гәзиттә шул хакта да язылган. Бу мәктәпне ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәмәдиева оештырган. Психологлар, дин әһелләре, табиблар мәктәпләрдә дәресләр үткәрә һәм балаларга гаилә кыйммәтләре, бер-береңә юл кую һәм башкалар турында сөйлиләр.
Шулай итеп, уңай тәҗрибә алыр өчен кайдадыр барып йөрисе дә юк: хәтта район гәзитенең бер саныннан да үзең өчен файдалы, куен дәфтәренә язып куярлык әйберләр табып була.
Читайте нас: