Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 октябрь 2019, 14:46

Радий Хәбиров "Бердәм Русия"нең Башкортстан төбәк бүлекчәсен җитәкләде

Үткән атнада Уфада "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең конференциясе узды һәм анда узган сайлау кампаниясенә йомгак ясалып алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде, партиянең XIX съездына делегатлар сайланды.

Конференция делегатларының яшертен тавыш бирү йогмаклары буенча "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре итеп Республика башлыгы Радий Хәбиров сайланды. Бу урында ул төбәк бүлекчәсен 10 ел буена җитәкләгән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачёвны алыштырды.
Төбәк башлыгы Константин Толкачёвка партия рәисе Дмитрий Медведевның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ышанычлары өчен делегатларга рәхмәт белдерде.
Фото: https://pravitelstvorb.ru
Читайте нас: