Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 октябрь 2019, 17:17

Төнге уйланулар

Сине уйламаган көнем юк,Син дә мине уйлыйсың, беләм.Сөю-назымны янчыкка төйнәп,Сихри төшеңә булса да киләм.

Җилләр шакыса - тәрәзәңне ач,
Язгы җил булып куеныңа керим.
Ай яктысыннан мине алып кач,
Төнге сер булып назыңда эрим.
Кунак ашы – кара-каршы диеп,
Син дә төшемә булса да кер.
Яшерен сөюне уйлама көеп,
Ул бит инде безнең изге сер.
Сөюебезне фәрештәләр саклый -
Алар белән кичә сөйләштем,
Йолдызлар бәхетлеләрне яклый -
Алар белән таңда серләштем.
Синең йөзеңдә сихри елмаю,
Ай яктысы гүзәллегеңне ача,
Ай астында берни мәңгелек түгел,
Шул мәлдә инде йокым да кача.
Бар гамәлгә кычкырасы иде,
Сине генә тик яратам диеп,
Серебезнең йозагы шул җиде,
Ачалмавыма йөрим гел көеп.
Читайте нас: