Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 октябрь 2019, 12:40

Джомолунгмамы әллә Эверестмы?

Соңгы елларда төрледән-төрле диктантлар үткәрү популярлашып китте. Әле теге атнада гына “Татарча диктант” язганнар иде, бу якшәмбе, 27 октябрьдә, краснокамалылар бөтен дөнья белән “Географик диктант” яздылар.

Исегезгә төшерәбез, Географик диктант Рус географик берләшмәсе башлангычы белән 2015 елдан географик белемнәрне киңәйтү максатында үткәрелә, һәм 2017 елдан ул халыкара акциягә әйләнде.
Үзәк район китапханәсенә географик диктантта катнашырга дип Николо-Берёзовка мәктәбе укучылары килде күпчелек. Әйткәндәй, катнашучылар арасында мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов та бар иде.
- Географияне бик яраттым мин мәктәптә. Берчак хәтта аның буенча район олимпиадасында катнаштым һәм өченче урын алдым, - дип аңлата Илдус Идерис улы диктантта катнашу теләген.
Илдус Идерис улыннан аермалы буларак, география дип ушым китмәсә дә, мин дә геодиктант язып карамакчы булдым. Язмыш кушуы буенча, кече сыйныфларда “Тирә-юньне өйрәнү”дән башлап мин бу фәнне хәзер кызым белән өйрәнәм. Аның дәрескә әзерлек дәрәҗәсен тикшерер өчен дәреслекләрне үземә укырга туры килә. Әле алтынчы сыйныфка гына барып җиттек, ә бөтен биремнәрне дә (алар 40 иде) үтәп чыгар өчен бу белемнәр генә җитмәде.
Читайте нас: