Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 октябрь 2019, 13:46

Маргариткалар икенчегә чәчәк атты

Редакциябез каршында үсеп утыручы маргариткалар икенчегә чәчәк атты.

Быел көз никтер сузылып килде. Юк, әлбәттә, көннәрнең җылы торуы әйбәт кенә: тирә-якта үләннәр ямь-яшел булып утыра, кояш тә күренеп ала кайчак.
Ә маргариткаларга һава торышы бөтенләй язны исләренә төшерде ахрысы, чөнки алар инде кышка йокыга әзерләнгән җирләреннән яңадан чәчәк аттылар.
Шулай булуга карамастан, кыш килсен иде инде. Салкыннардан колаклар чыңласын, җиргә акрын гына кар бөртекләре төшсен, аяк астында кар шыгырдасын рәхәтләнеп. Чаңгыда йөрисе һәм кар атышасы килә инде!
Читайте нас: