Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 октябрь 2019, 18:09

Төзелеш отряды кебек кызыклы күренеш мәңге онытылмас

29 октябрь – Комсомол туган көн.

ВЛКСМ инде күптән булмаса да, аның эше әле дә яши. Бу көннәрдә РФ президенты Владимир Путин, төзелеш отрядлары белән бәйләп, үзенең комсомол яшьлеген исенә төшерде. Төзелеш отряды минем тормышымда да булды.
1955 ел иде. Шул елда төзелеш отрядлары беернче тапкыр республикадан читкә чыкты – безгә Бохара – Урал газүткәргече төзелешендә ярдәм итәргә кушылды. Аның Казахстан аша үткән участогын Башкортстан төзүчеләре төзеде.
Мин ул чакта Бөре дәүләт педагогия институтының икенче курсында укый идем. Төзелеш отрядына студентларны кыш ук җыя башладылар. Барысын да түгел, активистлар һәм уку алдынгыларын гына яздылар. Һәм миңа мондый бәхет елмаерга тиеш түгел иде. Әмма язга таба, барыргамы-юкмы дигән сорауга төгәл җавап бирергә кирәк булгач, күбесе баш тарта башлады.
Шулай бер заман минем белән бер курста укыган, шул ук вакытта минем икетуган абыем булган Глүс Вәлиев миңа: «Әйдә, төзелеш отрядына, анда урыннар барлыкка килгән. Син барсаң, мин дә барам», - ди. Мин ризалаштым, бу аз булса да акча эшләү мөмкинлеге бит, һәм без комсомол комитетына йөгердек. Ә алар, команда тулып бетми дип, кайгырып утыралар, һәм теләүчеләр барлыкка килүенә бик сөенделәр. Китәргә бик аз вакыт калган иде, авылга кайтып, гармунымны алып килергә чак өлгердем.
Безнең отряд Стәрлетамак педагогия институты белән берләштерелгән иде. Төзелеш отрядлары нигездә Уфа вузлары исәбенә төзелде. Поезд белән бардык. Эмба станциясенә килеп җиткәндә караңгы иде. Бу – чип-чиста басу, анда бары палаталар шәһәрчеге генә бар. Биредә Башкортстан компрессор станциясен төзеде, ә мәскәүлеләр булачак газчылар өчен торак төзеде. Безне торак төзелешенә куйдылар.
Бездән, кайсыларыгыз балта белән эшли белә, дип кызыксындылар. Без ни, авыл балалары булгач, кулга балта тоткан бар, эшли беләбездер дип уйладык. Ләкин без уйлаганча гына җиңел булып чыкмады. Идән, түшәм җәяргә, тәрәзә куярга белергә кирәк. Ә безнең андый тәҗрибәбез юк иде.
Шуңа күрә безнең эш бик акрын барды. Шуннан мин егетләргә Мәскәүдән килгән һөнәри балта осталарына булышырга тәкъдим иттем. Һәм без шулай эшләдек тә. Үзара бүлендек тә, чиратлашып аларга ярдәм итәргә йөрдек: аларга да яхшы –эшче куллар беркайчан да артык булмый, без дә әйбәт – алардан карап эшләргә өйрәнәбез. Шуннан инде безнең эшләр дә алга китте.
Үзем өчен көтмәгәндә мин бригадир булып киттем. Бригадир безгә төзелеш материаллары татарга, башка оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Әмма аның эше бик күп дип булмый. Бер заман без аның тырай тибеп йөргәнен күреп калдык та, аның урынына икенче кешене сайларга булдык. Һәм мине тәкъдим иттеләр. Менә шулай ВЛКСМ Уставында ныгытылган демократив централизм принцибы эштә тормышка ашырылды.
Без сентябрьгә кадәр эшләдек һәм өйгә кайтырга тиеш идек. Ләкин иртәгә кайтфп китәбез дигәндә генә төзелеш начальнигы тагын 20 көншә каруыбызны сорады. Безне алмаштырыр кешеләр юк иде, ә төзелешне ашыгыч рәвештә тәмамларга кирәк. Безгә икеләтә хезмәт хакы бирергә һәм өйгә поезд белән түгел, ә самолет белән кайтарып җибәрергә вәгъдә иттеләр. Кайбер студентлар бу мавыктыргыч тәкъдимгә «капмады» һәм кайтып китәргә булды. Миңа Глүс тагын: «Син калсаң, мин дә калам», - ди. Безне әни ялгыз үстерде, аннан финанс ярдәме көтеп булмый, шуңа күрә тагын ризалашырга туры килде.
Югыйсә, эшне җиңел дип булмый иде. Безгә, «балтачыларга», җайлырак туры килде әле, ә менә кайберәүләр бөтенләй цемент һәм башка төзелеш материаларын бушатуда эшләде. Эшләре шулкадәр авыр булды, кайбер егетләр хәтта кан косты.
Шулай булуга карамастан, без бу 20 көнгә дә түздек. Начальник та үз сүзендә торды: безгә икеләтә хезмәт хакы бирде, самолет та бирделәр. Самолет белән бик кызыклы килеп чыкты. Алар икәү иде. Берсе - «күрсәткеч» рейс. Ул турыдан-туры Уфага очарга тиеш, шул самолетка эләккән студентларны тантаналы каршы алырга тиешләр иде. Моның өчен аларны яхшырак киендерделәр, алар өчен сүзләр дә әзерләделәр.
Ә безнең рейс гадәти булды. Без Актюбинск аша очарга тиеш булдык, һәм формабыз да гади иде. Ләкин, ачыклануынча, самолетларны ялгыштырганнар. Без моны Уфага килеп төшкәч кенә аңладык. Карыйбыз һәм күзләребезгә ышанмый торабыз – без Актюбинскины көткән идек юит.
Һәм тантаналы каршы алу безгә эләкте. Анда чәчкәләр, оркестр, хәбәрчеләр… Миннән дә интервью алдылар һәм ул минем фото белән «Яшь ленинчы» гәзитендә басылып чыкты. Мин шулай беренче тапкыр матбугат басмасына эләктем.
Кич без ресторанга киттек. Гомеремдә беренче тапкыр. Акчабыз бар – намус белән эшләп алынган. Дөрес, мин күпме алганыбызны хәтерләмим, әмма ул чак өчен күп кенә иде инде. Иртән кибеткә киттек, кием-салым сатып алдык. Төзелеш отрядында эшләмәгән булсак, андый киемне гомеребездә дә кия алмаган булыр идек.
Әмма минем төзелеш отряды тормышы моның белән генә тәмамланмады. Берничә айдан соң Уфада төзелеш отрядлары съезды булды, безне, Бөре дәүләт педагогия институтыннан биш кешене, делегат итеп җибәрделәр. Һәм анда миңа «Комсомол төзелеше ударнигы» дигән значок тапшырдылар. Мин аны әлегә кадәр саклыйм. Һәм, әлбәттә, совет комсомолының төзелеш отряды кебек кызыклы күренеше мәңге онытылмас.
Автор: Рәфис Вәлиев, Николо-Березовка авылы.
Теглар:комсомол
Читайте нас: