Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 ноябрь 2019, 15:14

Газга тоташтыру өчен сертификатлар тапшырылачак

Республикада яшәүчеләр йортына газ үткәрүгә игътибар кимеми. Бездәге авылларның бик күбе бу уңайлыктан куллана. Шулай да газ авылларга үтеп тә аңа тоташмаучылар күп. Сәбәбе - ялгауның бәясе югары булу. Авыл кешесенә 150 мең сум акча, чыннан да, бик күп.

Икенче ноябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә бу җәһәттән ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Атап әйткәндә, газга тоташтыру өчен сертификатлар тапшырылачак.
Сертификаттан Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә катнашканнар, инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр һәм күпбалалы гаиләләр файдалана алачак. 60 мең сумлык сертификат югарыда телгә алынганнарга тапшырылачак. Ә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аның күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Бу ярдәмне алыр өчен 11 ноябрьдән күпфункцияле үзәкләргә һәм халыкны социаль яклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Gazga-totashtiru-chen-sertifikatlar-tapshirilachak-4099/
Читайте нас: