Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 ноябрь 2019, 22:22

Юка бозга ышаныч юк

Сулыкларда беренче бозлар хасил булу белән балалар тизрәк шунда ашыга. Тизрәк боз өстеннән йөриселәре, шуасылары килә. Ләкин калынлыгы 10-12 сантиметрдан да ким булмаган боз гына кеше өчен хәвефсез дип санала.

Авырлык аркасында боз өстендә ярыклар барлыкка килә, алар шыгырдавык тавыш чыгара. Бу очракта атлап яки йөгереп түгел, ә шуа-шуа куркыныч урыннан китәргә кирәк. Хәвеф зур икән, иң яхшысы – бозга ятарга һәм артка табан шуышырга кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
– Тыелган урыннарда сулыкларны боз аша чыкмаска;
– кыш башында йока боздан йөрмәскә;
– кыш башланып кына торганда сулыкның уртасы аеруча куркыныч, ә кыш ахырында яр буе участоклары, күпер аслары хәвефле;
– тәүлекнең караңгы вакытында һәм күренүчәнлек начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгарга һич тә ярамый;
– бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый. Бозның ныклыгын таяк белән тикшерергә мөмкин: таяк белән суккач, су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый.
Иң беренче һәм иң гади кагыйдә: ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. Ә керергә туры килсә, сулык турында хәбәрдар булу кирәк. Шуны истә тотыгыз: иң якындагы коткару хезмәте килгәнче күпмедер вакыт үтәчәк. Ә боз астында балык тотучылар салкын суда вакытның минутлар түгел, ә секундлар белән исәпләнүен хәтердән чыгармаска тиешләр.
Боз астына төшеп китсәгез, нәрсә эшләргә?
– Коткыга бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр эшләмәгез, тынычрак сулыш алырга тырышыгыз;
– башыгыз белән суга батмас өчен, кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотынырга тырышыгыз;
– бәкенең агым сезне боз астына алып китмәслек җиренә күчәргә тырышыгыз;
– бозны ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамый гына күкрәк белән боз кырыена ятыгыз, сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз. Боз чыдаса, җай гына әйләнә-әйләнә ярга таба шуышыгыз.
Кайсы яктан килдегез, шул якка таба юнәлегез, чөнки андагы бозның ныклылыгы сыналган!
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/k-zge-bozga-yshanych-yuk/
Теглар:юка боз
Читайте нас: