Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 ноябрь 2019, 01:19

Иске Бөртек авылында – француз самолеты

Иске Бөртектә француз самолеты төшкән урында булганыгыз бармы?

Шуннан бирле 88 ел үткән. 2017 елда Рус география җәмгыятенең республика бүлекчәсе белгечләре шул вакыйгаларны тергезү белән шөгыльләнә башлаган.
1931 елның сентябрендә Башкортстанда, Краснокама районының Иске Бөртек авылы янында, французларның самолеты егылып төшкән. Ул Париждан Токиога очкан булган. Ара ерак булганлыктан, самолет бортында 8 тонна авиация бензины булган. Бу экипажга биеккә күтәрелергә мөмкинлек бирмәгән, 1500 метр биеклектә генә очканнар. Алар, маршрутка ярашлы, Урал таулары аша очарга тиеш булган. Фаразлар буенча һава торышы яхшы булырга тиеш булса да, 12 сентябрьдә самолет болытлар арасына эләккән. Күрү мөмкинлеге кимегән. Тау сыртларына бәрелмәс өчен, 2300 метрдан биеккәрәк күтерелергә кирәк булган, ләкин бортта ягулык күп булу сәбәпле, алар моны эшли алмаган. Урал тауларын көньяктан урап узарга булганнар. Курсын үзгәртеп, самолет Урал тауларына килеп чыккан. Илеш, Калтасы районнарын үткәннәр. Яңгыр ява башлаган. Очучы-сынаучы Марсель Доре төшер өчен урын эзли башлаган. Ләкин бер заман канат тирәсендә шартлау тавышы ишетелгән...
Катастрофадан соң берничә көн үткәч, исән калган Марсель Доре һәм һәлак булган очучыларның гәүдәләрен Парижга җибәрәләр.
80 елдан артык бу вакыйга турында беркем дә исенә төшермәгән. Өч елга якын элек кенә авыл аксакалы Салих Низамов янә фаҗига булган урын турында сөйли башлаган, һәм вакыйгаларны ачыклар өчен аның янына Уфадан Рус география җәмгыяте әгъзасы, очучы Рифгать Динисламов килгән.
2017 елның көзендә Салих Низамов күрсәткән самолет төшкән чокыр урынында казу эшләре алып барганнар һәм анда чыннан да самолет калдыкларын тапканнар.
Чыганак: http://www.i-gazeta.com/news/region102/43753.html
Читайте нас: