Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 ноябрь 2019, 01:27

Иске Бөртектә француз очучыларына стела куелачак

1931 елның сентябрендә француз самолеты килеп төшкән урынны тиздән коймалап алачаклар һәм истәлекле таш куячаклар.

Әлеге вакытта Иске Бөртектәге шул җир участогына кадастр паспорты рәсмиләштерәләр.
2018 елда һәлак булган очучылар истәлегенә иң яхшы стела эскизына дизайнерлар конкурсы үткәрелгән. Республиканың төрле районнарыннан 20дән артык эш җибәрелгән.
Конкурста Илеш районыннан Рөстәм Саттаров җиңгән. Аның «Өзелгән очу» исемле эше тутыкмый торган корычтан дугасыман конструкцияне тәшкил итә. Самолет очып киткән урында - «Париж», ә икенче башында «Токио» дигән язу булачак. Ә уртасында – егылып төшкән Д-33 самолетының макеты, очучыларның фотографияләре һәм рус, француз һәм башкорт телләрендә исем-фамилияләре.
Стеланы Иске Бөртек авылында, күл буена куярга планлаштыралар. Һәйкәлдән турыдан-туры фаҗига урынына барырга булачак. Арасы - 800 метрга якын гына.
Һәйкәл-ташны һәм стеланы урнаштыру 2020 елның көзенә планлаштырылган. Комплексның бәясе – 3 млн сум. Проектны финанслауда Франция дә катнашырга теләк белдергән, сөйләшүләрне Русиядәге Франция илчесе алып барган.Стеланы Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә эшләтергә планлаштыралар.
Чыганак: http://www.i-gazeta.com/news/region102/43753.html
Читайте нас: