«Известия» уздырган сораштыруда катнашучыларның 10 проценты инде бәяләрнең хәзердән үк артуын сизүен әйткән.
Экспертлар, бәяләр, күпчелек очракта архив тарифлар 30-40 процентка артачак, дип фаразлый. Элемтә челтәрләре бәяләрне чыгымнарны каплау максатыннан арттыра. Хәтерләсәгез, быел ил эчендә роуминг бетерелде. Моннан тыш, кешеләр көннән-көн күбрәк интернет һәм видеосервислардан файдалана. Бу исә аларны кыйммәтлерәк тарифлар куллануга этәрә.
«Телеком Дейли» (Telecom Daily) генераль директоры Денис Кусков сүзләренчә, кәрәзле элемтәгә бәяләр 10-12 процентка артырга мөмкин. «Контент Ревю» (Content Review) агентлыгы исә, арту 15-25 процентка кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый.