Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 ноябрь 2019, 13:41

Шигърият дулкынында

Сөю бәхете

Изге исемеңне төреп хисләремә,
Яшереп саклыйм күңел түрендә.
Сөю нурына күмдең кичләремне,
Фәрештәм җырлый синең турыда.
Ходай биргән уртак мәхәббәтне,
Назлап саклыйк сөеп, сөелеп.
Сөю биргән сихри рәхәтне
Кабул итик тик гел сөенеп.
Күңелендә сөю булган кеше,
Мәңге бирешми ул елларга.
Бар яклап та аның пешә эше,
Әйди мәхәббәт яңа юлларга.
Көнләшүләр булмасын араларда,
Яраткан йөрәк сукыр ятларга.
Тоз салмыйк иске яраларга,
Тырышыйк ышанычны акларга.
Кош теледәй калган гомерләрне
Яшик тату, белеп кадерен,
Тергелтик суынган күмерләрне,
Көтеп ятмыйк учакның әзерен.
Читайте нас: