Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 ноябрь 2019, 11:37

Исән йөреп, сау кайтыгыз!

15 ноябрьдә Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгелә.

Армия хезмәте җиңел түгел. Ләкин ир-егетләр элек-электән Ватанны саклаучы булды. Моңа да өйрәнергә кирәк. Хәзер армия яңача кораллана, яңа техника белән тәэмин ителә, бу белем һәм осталык таләп итә. Безнең район егетләре дә армиядә яхшы хезмәт итәләр, биткә кызыллык китермиләр.
Быел көз Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре һәм Краснокама районы буенча БР хәрби комиссариаты Кораллы Көчләр сафына 159 егетне чакырырга тиеш, шуларның 27се – Краснокама районыннан.
Кайда гына хезмәт итсәләр дә, егетләребез туган якларга сау-сәламәт булып кайтсыннар.
Читайте нас: