Татарларда исәнләшү формалары күп төрле. Ә иң еш кулланыла торганы – “исәнмесез”, “саумысыз”. Авыл халкы, гадәттә, кешенең исемен әйтеп сәламли.
Бер караганда, бу хакта сүз куерту кирәк тә кебек түгел. Әмма моның бер тарихы бар. Америка Кушма Штатларыннан абыйлы-энеле Майкл һәм Брайен Маккомаки халыкара хәлнең аеруча киеренкеләнгән бер мәлендә – 1970 елның урталарында - Җир шарының бөтен почмакларына хат язып сала. Анда аларның бер генә үтенече була: ике бертуган шул хатны кулына алган кешедән, урамга чыгып, ким дигәндә ун кешене сәламләвен сорый. Маккомакиларның хатына бөтен илләрдә диярлек теләктәшлек белдерәләр. Аңа хәтта дәүләт башлыклары да колак сала. Шул вакыттан алып, төгәлрәге, 1973 елның 21 ноябреннән бу көнне сәламләү (исәнләшү) көне дип билгеләп үтә башлыйлар. Хәзер бу датаны 180 илдә ел саен бәйрәм төсендә билгеләп узалар.
Исәнләшү тирән мәгънәгә ия. “Исәнмесез”, “саумысыз” дип әйтү генә дә кешенең сәламәтлегенә, исән-имин йөрүенә ниндидер бер сөенү хисен аңлата. Моннан үзең дә канәгатьләнү аласың, кешеләр белән шулай аралашып, күрешеп йөрүеңә сөенәсең.