Кама таңнары
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 ноябрь 2019, 14:52
Күзләремдә - синең күзләр
Минем йөрәк таштан түгел,Мәхәббәттән яралган.Сине генә сөйгән күңелСихри назга сырылган.
Карыйм әле күзләреңә,
Күзләреңдә - минем күзләрем.
Күз тидермәс йөзләреңә
Ихлас әйткән сүзләрем.
Буй-сының, кыяфәтең,
Акылымнан яздыра.
Сиңа булган мәхәббәтем
Хисләремне аздыра.
Матур басып йөрүләрең
Йөрәгемне ымсыта.
Башканыкы булуларың,
Күңелемне кимсетә.
Кемнеке генә булсаң да,
Син сөйгәнеңнең ярыдыр.
Күпләрнең йөрәгенә ут салсаң да,
Син минеке генә барыбер.
Гүзәллеклән гүзәллек эзләмим,
Гүзәлдән гүзәле син генә.
Чит-ятларны кызыгып күзләмим,
Син - фәрештәм, шуны бел генә.
(Радик Әхмәтханов)
Читайте нас: