Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 ноябрь 2019, 15:40

Бүген Русиядә Психологлар көне

Психолог булу җиңел хезмәт түгел. Аларга һаләкәтләр булган урыннарда эшләргә, авыр холыклы балалар, баласыннан баш тартучы ата-аналар белән һәм башка әнә шундый авыр хәлләрдә эш итәргә туры килә.

22 ноябрьдә Русиядә Психологлар көне билгеләнә. Бу көн чираттагы тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең әһәмияте турында искә төшерә, чөнки кешенең психологик сәламәтлеге физик сәламәтлек белән бер тиңдә тора.
Психолог булу бик авыр. Аларга кешенең кайгысы белән янып-көймәскә дә кирәк, шул ул вакытта аны аңлар өчен, бар авырлыкны үзең аша да кичерә белү мөһим.
Танышымның улы соңгы вакытларда еш авырый: әле томау төшә, әле эче авырта дигәндәй. Инде эчмәгән дарулары калмады. Бәлки, психологка барып карарсыз дип киңәш биргәннәр инде үзләренә. Кем белә, бәлкем, психологның ярдәме тияр малайга. Күп кенә авырулар күңел борчуларына бәйле дип әйтәләр бит.
Читайте нас: