Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 ноябрь 2019, 17:23

Имамнарны барысы да борчый

Яңа Актанышбаш авылы мәчетендә үткәрелгән Мәүлид бәйрәмендә район мәчетләреннән имам-хатиблар һәм район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин катнашты.

Рөстәм Маратович мәчетләрдә халыкка әхлакый тәрбия бирү буенча алып барылган эшне югары бәяләде һәм имамнарга рәхмәтен җиткерде.
- Районда мәчетләр төзелүе бик куанычлы. Күптән түгел Яңа Хаҗида бик матур мәчет ачтык. Тагын берничә мәчет төзелеп килә. Уртак көч белән аларын да төзеп бетерербез, - диде ул.
Башкортстан республикасының төньяк-көнбатыш районнарының имам-ахунды Сабирҗан-хәзрәт Сәлимгәрәев, әхлакый тәрбия балалар бакчасында башланырга һәм мәктәптә, урта һәм югары уку йортларында дәвам ителергә тиеш, дип ассызыклады.
Сабирҗан-хәзрәт күпчелек мәчетләрнең җомга көннәрендә дә генә ачылуына борчу белдерде. Аның фикеренчә, мәчет ишекләрендә йозак эленеп торырга тиеш түгел.
Халыкка әхлакый тәрбия бирүдә озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Яңа Актанышбаш мәчете имамы-хатибы Диниф Әхияровка һәм Саузбаш мәчете имам-хатибы Хадит Зөфәровка имам-ахундлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Теглар:мәүлид
Читайте нас: