Кама таңнары
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 ноябрь 2019, 14:30

Ул – нәселне дәвам итүче, саклаучы, яклаучы

Ел саен 22 ноябрьдә матур гаилә бәйрәме – Уллар көне, ягъни ир балалар көне билгеләп үтелә.

Аны һәр ир-егет билгеләп үтә ала торгандыр, чөнки һәр ир-егет кемнеңдер кадерле улы бит. Шулай ук малайлар тәрбияләп үстерүче әти-әниләр өчен дә бәйрәм бу.
Бу датаның үзенә хас традицияләре формалашмаган әле, шуңа да аның хакында күпләр белми. Бу көнне әти-әниләр үз улларын тәбрикли. Уллар аларны якты дөньяга тудырган әти-әниләренә рәхмәт бедерә.
Бу көнне бөтен дөньяда уздыралар. Русиядә бу вакыйгага бәйле дата булмаганлыктан, бездә дә аны 22 ноябрьдә билгеләп үтәләр.
Бу бәйрәм исеменнән үк күренгәнчә, уллары булган гаиләләргә багышлана. Уллары Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, армиядә хезмәт итүче гаиләләр өчен аеруча актуаль бу бәйрәм. Бер апамның гаиләсендә дүрт ул, дүрт батыр үсә. "Әйбәт бианай буласың инде, шуңа Ходай Тәгалә сиңа гел малайлар биргән", - дип шарятабыз аны. Зур малае армиядән кайтты инде, ә менә кечесе аңа охшарга тырышып көчле, тәвәккәл булып үсмәкче.
Читайте нас: