Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 ноябрь 2019, 17:45

Бөтендөнья мәгълүмат көне

Бүген Бөтендөнья мәгълүмат көне, ул 1944нче елдан Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе инициативасы буенча ел саен уздырыла.

Мәгълүмат кешелек тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнады һәм уйный. XX гасыр уртасыннан социаль алга китеш һәм фән белән техниканың көчле үсеше нәтиҗәсендә мәгълүматның роле бик нык үсте. Хәзерге вакытта телевидение өлкәсендә цифрлы технологияләр куллану, югары тизлекле Интернетның һәм кәрәзле элемтәнең үсеше дөнья тенденцияләренә әйләнде.
Элегрәк башка да килмәгән цифрлы киләчәк (ПК, кәрәзле телефон, Интернет, планшет һ.б.) гадәти чынбарлыкка әйләнә.
Соңгы вакытта психологлар мәгълүмат технологияләреннән һәм мәгълүматтан дөрес файдаланмауның, дөресрәге, аның сыйфатын һәм күләмен контрольдә тотмауның “мәгълүмат” стрессына китерүе турында сөйли башладылар, бу сәламәтлеккә бәйле проблемаларның нигезе була ала. Ә сез мәгълүматны күпчелек кайдан аласыз? Без Интернетка җайлаштык инде. Кайчакта чыннан да берәр нәрсәне телефоннан шылтыратып белгәнче Интернеттан карап алуы тизрәк, җайлырак та. Дөрес, Интернетта язылган бөтен нәрсәгә дә ышанырга кирәкми, рәсми чыганаклар гына булмаса инде.
Читайте нас: