Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 ноябрь 2019, 20:39

Хәтер шәмен кабыз!

Өченче декабрьдә Русиядә илебез территориясендә һәм аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган солдатлар истәлегенә Билгесез солдат көне билгеләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында районнан сигез меңнән артык кеше китә, шуларның 3980е генә кире кайта. 1995 кеше хәбәрсез югала. Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Районда бүген ике сугыш ветераны гына исән.
Өченче декабрьдә Русиядә Билгесез солдат көненә багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе узачак.
Ветераннарның район оешмасы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны онытмаучыларны өченче декабрьдә акциядә катнашырга, һәйкәл һәм обелисклар янына килеп шәм кабызырга чакыра.
Бу традицияне һәркем хуплый ала. Кайда булуыгызга карамастан, өченче декабрьдә шәм кабызыгыз һәм аны тәрәзәгә куеп фашизмга каршы көрәшкән, тылда эшләгән туганнарыгызны искә алыгыз, аларның портретларын куегыз, бер минут тын калып торыгыз.
Читайте нас: