Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 ноябрь 2019, 13:30

Арлан авылы үсмерләре Бөтенрусия акциясендә катнашты

Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Люба Шамратова Арлан авылы мәктәбе укучылары белән «СТОП ВИЧ/СПИД» акциясен оештырдылар.

Башта фельдшер Р.Локманова балалар белән әңгәмә үткәрде, аннары китапханәче Л.Сайпушева викторина оештырды, ә Л.Шамратова «Белергә тиешсең» презентациясен тәкъдим итте.
Акция ахырында СПИДка каршы халыкара билге – кызыл тасманы тарату оештырылды. Акциядә катнашучыларга ВИЧ турында буклетлар таратылды.
Читайте нас: