Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 ноябрь 2019, 14:20

Уфа яшәү сыйфаты буенча Русиянең 10 шәһәре исәбенә керә

Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Финанс университеты рейтингына ярашлы, Уфа яшәү сыйфаты буенча беренче ун кала исәбенә керде.

Русиянең яшәү сыйфаты югары булган шәһәрләре рейтингы ел саен төзелә. 2019 елда рейтингта беренче урында — Татарстанның башкаласы Казан. Икенче урында – Грозный, өченчедә – Төмән. Аннары Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Севастополь килә. Уфа һәм Кемерово исемлектә соңгы урыннарда тора.
Анализ үткәрү өчен халыктан шәһәр тормышының төрле яклары турындагы фикере белән кызыксынганнар. Болар: юлларны карап тоту, җәмәгать транспорты, мәгариф һәм мәдәни инфраструктурасының үсеше, торак фондының торышы һәм башкалар.
Фото: Башинформ
Читайте нас: