Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 ноябрь 2019, 13:50

Яңа Актанышбаш мәктәбендә... аю?!

"Одноклассники"да шундый фото барлыкка килде: Яңа Актанышбаш мәктәбе баскычыннан аю менеп килә. Янәшәдә мәктәп директоры Илфак Әхмәров басып тора.

Фотоны үз битенә Илфак Гависович үзе куйган да инде.
Чын аю микән ул, дип шикләнде күпләр. Макет кына түгел микән, янәсе. Фотода чып-чын аю, дип белдерде автор.
Кыргый хайваннарның авылларга килүе һәм мәктәп ишекләрен җимерүе турында сенсацион хәбәр язарга була бит дигән уй килде башка, әмма ватсап аша язышканда, безгә күптән түгел цирк килгән иде, дип серен чиште Илфак Әхмәров.
Без бер-беребезгә көлүче смайликлар җибәрештек: янәсе, ялган хәбәрләр, төрле имеш-мимешләр менә шулай туа да инде.
Аңа башка җирдән хәбәрчеләр шылтыраткан инде. Шуңа да бу хәлдә район гәзитчеләренең беренче булмавы кәефемне кырды. Тагын да мин Илфакның аюдан бөтенләй дә курыкмавына шаккаттым. Мин цирк аюы булса да куркып качар идем инде. Ни дисәң дә хайван да ит ул. Башында ниләр барлыгын аның каян беләсең.
Читайте нас: