Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 ноябрь 2019, 18:10

Кечкенә краснокамалылар юлда йөрергә өйрәнә

Район сабыйлары махсус акциягә кушылды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Николо-Березовканың «Солнышко» балалар бакчасында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлтелгән чара үткәрде.
Балалар, ике командага бүленеп, викторинада катнаштылар, әкияттән килгән «Белмәмеш»кә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр.
Ә Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Светлана Исакованың яктылык кайтаручы элементлар буенча үткәргән осталык дәресе барысы өчен дә көтелмәгән сюрприз булды. Ул шулкадәр мавыктыргыч сөйләде һәм мисаллар күрсәтте, сабыйлар аны кызыксынып тыңлады. Инспектор балаларны машинада йөртү кагыйдәләренә дә тукталды.
Читайте нас: