Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 ноябрь 2019, 14:30

Уфада – Ислам дөньясы

Уфа шәһәрендә “Русия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең V утырышына җыелдылар.

Быел утырышның төп темасы – “Конфессияара килешү: Русия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең тәҗрибәсе”. Форум кысаларында пленар һәм өч эш утырышы планлаштырыла. Моңардан тыш, Евгений Примаков исемендәге халыкара премияне тапшыру тантанасы булачак.
Чарада катнашучылар Русиядә нәшер ителгән фәнни-илаһи әдәбият күргәзмәсе белән таныша алачак.
Форумның абруйлы кунаклары булып Русия Чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Богданов, ислам хезмәттәшлеге оешмасында Русиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Федерация Советында халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәмәтшин, Русия Чит ил эшләре министрлыгының дипломат академиясе ректоры Александр Яковенко, шулай ук Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Дагыстан, Чечня, Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Кырым, Ингушетия, Кабарды-Балкар, Карачай-Черкесс Республикалары җитәкчеләре килә.
Кунакларны тантаналы рәвештә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кабул итәчәк. Чыганак: Башинформ
Читайте нас: