Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 ноябрь 2019, 13:25

Зур бүләк - Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файллары

Уфада «Русия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V еллык утырышы кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәрәт Биргалинга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файлларын тапшырды.

«Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгән. Халыкларыбызны бер дин берләштерә, тамырларыбыз уртак: тарих, тел, мәдәният. Без бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз. Татар һәм башкорт телләренең кардәшлеген, шулай ук мәдәниятләрнең, мәзһәб һәм гакыйдәнең уртаклыгын исәпкә алып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күп кенә башлангычлары Башкортстан мөселманнары өчен практик әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бәлки, Татарстан мөфтиятенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзерләп бастыруда тәҗрибәсе файдалы булыр», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин. Файллар Башкортстан өммәте файдасына алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен тапшырылды.
Фундаменталь хезмәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Коръән мәгънәләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый.
Айнур хәзрәт Биргалин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Татарстан Диния нәзарәтенә Башкортстан мөфтияте белән хезмәттәшлек, ике республиканың мөселман халкы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ДУМ РТ.
Читайте нас: