Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 ноябрь 2019, 13:25

"Ислам халыкны төрлечә кимсетүне юкка чыгаручы дин"

Валентина Матвиенко Русиянең халыклар дуслыгын үстерүче төбәк булуын билгеләгән.

Кичә Уфада үткән «Русия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V еллык утырышының пленар өлешендә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың хаты да укылды. Анда ул азсанлы милләтләрнең мәнфәгатьләрен, динен, телен яклау Русия сәясәтенең төп нигезе икәнлеген әйткән.
“Халыкара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне булдыру өчен безнең дәүләт күпләргә үрнәк күрсәтә. Монда Исламда хезмәттәшлек итү оешмасының керткән өлеше бик зур. Ул диннең иркен рәвештә таралуын, шул ук вакытта халыкларны төрлечә кимсетүгә каршы килүче буларак колачлы эш башкара. Аның, чыннан да, халыклар дуслыгын булдыруда керткән өлеше бик зур”, — диелгән хатта.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Islam-halikni-t-rlech-kimset-ne-yukka-chigaruchi-din-22802/
Читайте нас: