Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 ноябрь 2019, 14:05

Уфа ислам дөньясына тәрәзә ачты

Уфа шәһәрендә “Русия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең V утырышына җыелдылар. Быел утырышның төп темасы – “Конфессияара килешү: Русия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең тәҗрибәсе”.

Беренче көнне кунаклар Уфа шәһәрендә экскурсияләрдә, төрле очрашуларда йөрсә, икенче көнне Конгресс-холлдагы “Торатау”да пленар утырыш ачылды. Төркемнең җитәкчесе, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов башта РФ Президенты Владимир Путинның чарада катнашучыларга юнәлгән хатын укып ишеттерде. Ил башлыгы мөселманнарның илдә тоткан урынын, әлеге оешманың конфессияара дуслыкка багышланган эшчәнлеген югары бәяләгән.
- Русиянең бик күп төбәкләрендә халыклар дус, тату яши. Мәсәлән, Дагыстан – илдә иң күпмилләтле төбәк булып санала. Чечня - шулай ук күпмилләтле республика. Башкортстан да бу җәһәттән илдә алдынгы урыннарда. Без һәр җирдә конфессияара дуслыкны үстерергә бурычлы. Татарстанда, мөселманнардан тыш, христтаннар да бар. Бездә диннәрне үстерү буенча төрле эшләр җәелдерелгән. Мәчетләр, чиркәүләр бер үк темп белән төзелә, диннәр буенча укулар оештырыла , — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка әлеге чараны зур югарылыкта оештырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм Башкортстанның дөнья күләмендә конфессияара, халыкара дуслыкны булдыруда үрнәк күрсәтүен ассызыклады.
Чарага Дагыстан, Чечня, Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Кырым, Ингушетия, Кабарды-Балкар, Карачай-Черкесс Республикалары җитәкчеләре, шулай ук чит илләрдән – Кыргызстан, Сәгуд Гарәбстаны, Үзбәкстан, Таҗикстан, Тунис, Пакистаннан кунаклар килде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-yl-neshl-r/Ufa-islam-d-nyasina-t-r-z-achti-22924/
Читайте нас: