Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 декабрь 2019, 16:50

Елга бер генә була

Иске Моштының тырыш һәм эшчән халкы “Каз өмәсе” бәйрәменә җыелды.

Быел бу бәйрәмне авылда үзенең уңганлыгы, тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм зирәк акылы белән хөрмәт казанган Зәйфә Әхмәтова йортында үткәрделәр. Бәйрәмне оештыруда клуб директоры Вәрисә Бикова һәм мәктәп директоры Алсу Нуретдинова башлап йөрделәр.
Башта авылның уңган ханымнары казларны йолкыды. Аннары берсеннән-берсе матур киенгән кызлар һәм апалар казларны көянтәләргә асып күл буена юл алды.

Хуҗабикә кызларга авыл халкының борынгыдан килгән йолалары турында сөйләде. Шулай ук бу көнне дәртле җырлар, такмаклар да тынып тормады.

Читайте нас: