Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 декабрь 2019, 14:00

“Урман картасы” эшлиме?

Авыргазы районының Толбазы авылы янындагы урманда “Башкортстанның урман картасы” мобиль кушымтасын тикшереп карадылар.

Әлеге проект - урманны законсыз кисүне һәм урман янгыннарын мониторинглау системасы. Һәр кеше "Урман картасы" мобиль кушымтасын урнаштырып, янгыннар, законсыз урман кисүләр яки казылмалар чыгару турында хәбәр итә ала. Мобиль кушымта ярдәмендә ведомстволар бу сигналларны тиз тотып алачак һәм чара күрәчәк.
Тест нәтиҗәсе кушымтаның үз алдына куелган бурычларын тулысынча үтәвен күрсәткән. Әйтергә кирәк, әлеге система - Русиядә мондый форматтагы беренче кушымталардан.
Читайте нас: