Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 декабрь 2019, 14:25

Авылларның эстетикасы өчен

Видеоэлемтә аша үткән респу­блика оператив киңәшмәсендә БР Торак пунктларының эстети­касы елы буенча план тикше­релде.

БР Башлыгы боерыгына ярашлы, 2020 ел Торак пунктларының эстети­касы елы дип игълан ителде. Эшләр дүрт юнәлештә башкарылачак.
Беренчесе - газоннар. Муниципа­литетлар башлыкларына февральгә кадәр торак пунктларында газоннар урнаштыру схемасын әзерләргә ку­шылды. Территорияләрне, клумба­ларны алдан билгеләргә, орлыклар әзерләргә һ.б.
Икенчесе – тротуарлар. «Акрын­лап юл читләрен бетерергә һәм асфальттан, плитәләрдән троту­арлар эшләргә кирәк», - диделәр киңәшмәдә.
Өченчесе – урамнарны яктырту. Республикада урамнарны яктыр­ту системасын модернизацияләү дәвам итәчәк. Һәр муниципалитетта лампаларның арасы һәм куәте төгәл билгеләнергә тиеш.
Дүртенче юнәлеш – коймалар. Үзәк урамнарда бар кешеләргә дә бер төрле коймалар кую тәкъдим ителә. Коймаларның макетлары әзер.
Читайте нас: