Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 декабрь 2019, 15:12

Иң көчле балалар көне

Декабрьнең беренче көнендә Куян авылының «Шайба» кафесында эшкуар Илһам Гасанов Куян авыл биләмәсенең инвалид балалары өчен чын бәйрәм оештырды.

Илһам Моххабатович хатыны Мария Винеровна белән 2012 елдан башлап инде Инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү буенча Куян мәктәбенә ярдәм итә. Соңгы дүрт елда Гасановлар гаиләсе әлеге бәйрәмне оештыру һәм үткәрү буенча мәшәкатьләрне тулысынча үз өстенә алды.
Өстәл артында сыйланып алганнан соң, балалар театр дөньясына чумды. Нефтекама шәһәреннән чакырылган аниматорлар төркеме «Шиворот-навыворот» курчак тамашасын күрсәтте. Тылсымчы һәм башка әкият геройларының чыгышларын балалар яратып карады. Аннары балалар бүләкләр, тәм-томнар алды.
– Бүләкләрне безгә Нефтекама иганәчеләре: «РЭЙД», «Мастер вин» җәмгыятьләре, «Добрынин» сәүдә йорты, шәхси эшкуарлар Д.Роминский, А.Карамов тәкъдим итте. Ә эшкуар А.Дегтяров һәр балага тәм-томнардан торган Яңа ел бүләкләре әзерләде, - дип сөйләде бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләр турында Мария Гасанова.
Учреждениеләр һәм оешмалар да читтә калмады. Балалар күп функцияле авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «паровозда» станцияләр буенча сәяхәттә актив катнашты. Балачак хокукларын саклау буенча җәмәгать инспекторы, Куян урта мәктәбенең социаль-психологик хезмәте дә бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертте: балаларны чарага алып килде, соңыннан кайтарып куйды, бәйрәмгә килә алмаган балаларга бүләкләрен таратты.
Теглар:инвалиды
Читайте нас: