Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 декабрь 2019, 11:54

Ихлас котлыйбыз!

Яңа Нугай авылында яшәүче кадерле әтиебез Зикаф Исламгали улы ИСЛАМОВны - 75 яшьлек юбилее һәм әниебез Сәгъдәнә Махияновна белән бергә гомер итүләренә 50 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз!

Кадерлеләребез, сезгә изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын. Бер-берегезгә терәк булып, безнең, туганнарыгызның игелеген күреп, озак яшәргә язсын. Үткән 75 ел гомерегез, 50 ел бергә гомер итүегез кешеләргә үрнәк булырлык.

Сезнең соклангыч тормышыгыз

Безнең өчен горурлык,

Таң нурлары булып йортыгызга

Ак бәхетләр генә сибелсен.

Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,

Юлларыгыз гөлгә күмелсен.



Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.
Читайте нас: