Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 декабрь 2019, 17:35

Корылтай депутаты гражданнарны кабул итте

БР Дәүләт Җыелышы–Ко­рылтай депутаты Булат Юмадилов районда граж­даннарны кабул итте.

Ярдәмчеләре белән бергә ул алты мөрәҗәгать тикшер­де. Ике кеше пенсияләренең аз булуына зарланды. Мәсәлән, берсенең пенсиясен исәпләгәндә, колхозда аз акча алып эшләгән чорын алган­нар, производствода югары хезмәт хакы алып эшләгән еллары исәпкә алынмаган.
Үз эшен ачу өчен торак бина­ны торак булмаган бина була­рак рәсмиләштерү мәсьәләсе дә яңгырады. Моның өчен барлык йорт хуҗаларының да ризалыгы кирәк.
Күп балалы ана өченче бала­сы өчен җир участогы алуда бу­лышлык күрсәтүләрен сорый.
Николо-Березовканың Мон­тажчылар урамының 8нче санлы йортында яшәүчеләр йортларының авария хәлендә булуына борчыла. Алар, бу йортта яшәве куркыныч, диләр. Аны авария хәлендә дип таныр­га кирәк, ә аның өчен эксперти­за үтү һәм сөземтә алу мәҗбүри.
Монтажчылар урамының 1нче санлы йорты авария хәлендә дип танылган, 3нче санлы йорт та шундый ук начар хәлдә. Бу турыда БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатына «Комжилсервис» идарәче компаниясе Рәшит Сәлахов сөйләде.
Булат Юмадилов, кабул итүгә йомгак ясап, мөрәҗәгатьләрнең барысы да язма рәвештә бу­лырга тиеш, аларны җентекләп өйрәнгәннән соң, мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсенә аерым җавап биреләчәк, диде. Кайбер сорауларны хәл итәр өчен Бу­лат Гомәрович депутат таләбе белән мөрәҗәгать итәчәк.
Читайте нас: