Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 декабрь 2019, 19:55

Район музеенда ачык ишекләр көне узды

Музейга килүчеләр “Бөек һәм мәңгелек хәтер” дип исемләнгән күргәзмә белән таныша алды.

Күргәзмәгә Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары куелган иде. Болар: пулядан гильзалар, каскалар, пилотка, автомат һәм башкалар.
Бу экспонатларны район музеена Ленинград янында барган сугышлар урынында казынулар алып барган «Святой Георгий» эзләнүләр төркеме биргән.
Шулай ук бу көнне музей хезмәткәрләре «Солдат альбомы» темасына лекция укыды. Сүз сугыш чорындагы сирәк һәм кыйммәтле экспонатлар турында барды. Хәтер китабын карасак, анда күп кенә солдатлар билгесез югалган дип исәпләнә. Мәнәк авылыннан Салихҗан Байрамович Байрамов та шулар рәтендә булган. Ә менә «Святой Георгий» төркеме аның калдыкларын Ленинград янында барган казынулар вакытында тапкан. Шулай итеп, якташыбызның калдыклары 2015 елда туган авылында күмелгән.
Читайте нас: