Кама таңнары
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 декабрь 2019, 16:23

Шәмнәр кабынды хәтерне яңартып

Краснокамалылар үзенчәлекле акциядә катнашты.

Өченче декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләде. Бу илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, әмма халык аны үз итте.
Совет һәм Русия солдатларының батырлыгын мәңгеләштерергә тиешле көндә район авылларында “Шәм кабыз” дип исемләгән акция узды.
Краснокамалылар обелисклар янына килеп Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән яугирләрне искә алды, чәчәкләр салды һәм шәмнәр кабызды.
Мәктәпләрдә текматик сыйныф сәгатьләре, рәсем конкурслары, хәрби дан урыннары буенча виртуаль экскурсияләр оештырылды. Югары сыйныф укучылары “Хәтер вахтасы”нда катнашты.
Читайте нас: