Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2019, 13:10

Бәхет өчен күп кирәкме?

Рәфисә Салихҗанова Бу хатын-кызны әйтер идем инде, әйтерсең лә берәр киңәшмәгә җыелганнар, берсеннән-берсе уз ­дырып, бакча утырту серләре белән урта­клашалар. Бүген көн буе кәрәзле телефон аша бабасы белән су­ган утыртып булыш­кан Сәмәния апа суган орлыгын тозлы суга салып торырга кирәк икәнлегенәйтергә онытканлыгын исенә төшереп, уфтанып ята.

Рәзилә сүзсез генә күршеләрен күзәтеп, уй­лар диңгезендә йөзә. «Тап­кан нәрсә өчен кайгы­рырга… Мәңгегә килгән кебек кылана бу Сәмәния апа. Аңа үлсә дә үкенечле түгел инде, сиксәнен уз­ган, ашын ашаган, яшен яшәгән дигәндәй, кар­ты да, монысы кайтып китсә, озакламас, дөньям җиде ятларга кала дип кайгырасы юк, бүләргә, кызы белән малае исән. Минем генә, интегеп, иза чигеп төзегән дөньякаем юньсез иргә калыр инде, балаларым да җиде юл чатында. Чирләгәнемне белгәч, канатланды бит теге юньсез, канатланды. Кая басканын да бел­ми, йөгереп кенә йөри. Мәңге рәхәт, тату тор­мышта яшәткән диярсең мине. Теге кирәкмиме дә, бу кирәкмиме? Үлә калса, бәхилләп китсен дип тырышадыр инде. Чү, алай гына булмый әле ул. 35 еллык язмыш, сынау дәфтәренә канлы күз яшьләре белән язган елларны тиз генә бер­ничек тә җуярмын димә. Шул иргә үч итеп яшәргә тырышачакмын. Ходай­дан ялынып, көн дә ярдәм итүен сорыйм, ташламас мине тәңрем ярдәменнән. Йөрсен әйдә теге юньсез канатланып, мин дә әзрәк булса да бәхетлеләр тор­мышын татып карармын.”
Кабыргасына төрткәнгә сискәнеп китте Рәзилә. Сәмәния әби: «Нәрсә уй­ланып ятасың, ирең суган чәчкәнме?» - дип сорый икән. Бер мәлгә ни дип җавап бирергә аптырап калдым. Картың белән сезгә хөкем чыгарып ятам дип әйтә алмыйм бит инде, ирем белән арада­гы мөнәсәбәтне дә кешегә бик сиздереп бетерәсе килми. Шулай да дөресен әйтүдән чара калмады. “Ирне уйлыйм, ирне, ка­натланды бит теге, канат­ланды”, - дидем дә, кар­га канаты үскән иремне күз алдына китереп, үз сүземнән үзем кычкырып көлеп тә җибәрдем. Миңа башкалар да кушылды. Рәхәтләнеп көләбез, тора бара минем караватым баш очында яткан та­тарча бер сүз аңламаган рус хатыны Рая, нәрсә дип көлә икән дип көлә башладык. Алты хатын, рәхәтләнеп, күзләребез яшьләнгәнче көлдек тә көлдек. Безнең көлгән тавышны ишетептер инде, табиб килеп керде. «Нәрсә куанасыз, әллә кызыл йомырка тапты­гызмы?», - дип сорый елмаеп. ”Канатланган ирләребездән көләбез әле, пар канатлы вакытта бәхетнең нәрсә икәнен аңламаган нәмәстәләр. Бездән калып, канатлары каерылса, шушы яшьтә рәхәт күрербез дип уй­лыйлар микән? Аңлап бетермим, канатлануын канатланганнар инде!” - диде телгә үткер башкорт хатыны Фәнүсә. Ханым­нар тагын күмәкләшеп көләргә кереште. Табиб кулын селтәде дә, көлә- көлә, чыгып китте.
Җыелышып чәй эчеп алгач, сүз тагын шул тирәгәрәк әйләнеп кайтты . “ Хәзерге яшьләрнең үткерлегенә шаккатам,сокланып туя алмыйм, - дип башлады сүзен Фәнүсә. - Нигә дис­езме? Мин киленемне гел үзем белән чагышты­рып карыйм. Уңганлыгы, тырышлыгы, бала җанлылыгы белән ул миннән бернәрсәсе белән дә аерылмый, киресенчә, кай урында арттырып та җибәрәдер әле. Соң, ба­лаларымны ятим итмим дип, кырык ел исерек иргә түздем, исерек кенә мени әле ул, берәр нәрсә ошамаса – котыра да! Аталы булдылар инде ба­лаларым, шуннан нәрсә? Улым өйләнгән иде - ко­пия атасы! Килен чыда­сын гына! Бала тугач, бәлки, үзгәрер дигәндер инде, башта сабыр бул­ды, түзде, эндәшмәде. Балага бер яшь тулгач, бернинди үзгәреш тә бул­магач: "Әни, мин баланы алып үз әтиләремә кай­тып итәм", - диде. "Кит балам, - дидем, - юнь­ле кеше тапсаң, кияүгә чыгарсың, тапмасаң, үзең өчен яшәрсең. Хәзер бер­ни гаеп түгел", - дидем тегеңә. Кайтып китте. Ба­ланы кодагыйлар карый, үзе эшкә керде, җаны ты­ныч булгач, көннән-көн матурлана. Ә минем ма­лай “Якшәмбе әтисе“ бу­лып йөри хәзер канатла­нып. Баланы алган көнне эчү юк, кичтән кырынып, тәмле одеколоннарын сөртеп, матур киемнәрен әзерләп куя. Килен белән йөргәндә дә алай кылан­магандыр. Менә шулай, яныңдагы бәхетеңнең кадерен белмәсәң, аягың белән эзлисең инде, ба­лам. Бар да әниең түгел үз-үзен корбан итәргә, дип күзәтәм баламны. Улымны да бетереп гәепләп булмый инде: нәрсә күреп үсте инде ул, безнең көрәш-талаштан башка? Килен булдыр­ды. Малай вахта белән Себердә эшләгәч, ишеп алиментын ала. Акчаңны юк-барга тотма, җыеп бар , берәр шәһәрдән фатир алырсың, дидем тегеңә. Әгәр дә кайтып китмәгән булса, ни рәхәт күрер иде баласы, ни рәхәт күрер иде үзе. Кы­рык ел көрәштем, менә бу чир юкка килеп чыккан дип уйлыйсызмы сез? Канатланган бит әле үзе, имеш! Кемгә кирәк дип уйлый микән ул үзен?” Фәнүсә җөмләсен әйтеп бетергәнче, ду килеп ха­тыннар тагын көләргә керештеләр, күрәсең, һәркем үзенең, канатлан­ган иренең алдагы язмы­шын күз алдына китереп, кычкырып елауга кара­ганда, рәхәтләнеп көлүне яхшыракка саныйдыр. “Шулай да үз балаңны кызганмыйсыңмы ? ” - дип сорады Сәмәния апа, көлеп туктагач. “Юк кызганмыйм, Сәмәния апа, кызганмыйм! Нигә мин аны кызганырга тиеш? Гарип түгел бит ул, үземчә бик кадерләп үстердем мин аны. Юга­ры белем бирдек, кешечә зурлап туйлар ясап өйләндердек, бар яктан килгән хатыны бар, Хо­даем дүрт саны төгәл, ушлы, зиһенле бала биргән, нигә аңа, холык күрсәтеп, тормышының ямен җибәрергә? Аның әтисе берәр китап укып чыга алды микән үз гомерендә? Бик теләсә дә, аның вакыты булмады, көн-төн колхоз эшендә. Каян нинди мәгълүмат алып төзәлсен ул? Авыл тулы аның кебек эчеп ял итүче, эчеп күңел бу­шатучы.
Бүген безнең заман түгел, хәзер кеше яшәү кадерен белеп яши. Ин­тернетны хурласалар да бар сорауга интернетта җавап бар. Уйнап утыра бит, нигә җавап эзләми үзенең ялгышына? Мин аңа әйтәм бит дөрес яшәмисең, балам, уй­лан, эзлә юлларын дим. Үзеңне бел, ди миңа! Сез безнең хатаны кабатлар­га тиеш түгел, ач күзеңне, балам, үзгәрт тормышка карашыңны, тамак тук булу гына бәхет түгел, ата кеше ныклы терәктә булырга тиеш, дим. Бел­мим нәрсә килеп чыгар, әлегә менә шулай яшәп ятабыз, Сәмәния апа”.
Палатада тынлык ур­нашты. “Берәүнең дә бу­расы буш түгел” ди ха­лык мәкале, һәркемнеке үзенчә. Бүген монда яман чир белән көрәшеп, дәваланып яткан ханым­нар арасында бәхетле яз­мышлар да бардыр. Алар башына төшкән бүгенге сынаулар да, бәлкем, тәкъдир эшедер. Ә шулай да, гомер иткәндә терәк булырдай, авыр вакытта таяныр кешең булмагач, язмыш сынаулары белән җәберләнгән күңелләр авырлыкларга түзәрме? “Бура төбендә” саклан­ган бәхетле балачак, саф сөю, сабыйларының бе­ренче адымнары, берен­че сүзләре, күнегелгән көнкүреш бүгенгә хәтер сандыгында сакланса да, нигә соң аларны ак­тарырга теләк юк? Сы­наулы йөрәкләрдән кан тама, билгесезлек йокы­ларны качыра... Ник соң күңел көзгеләре канаты сынганнарга караган­да канатланганнарның юлдаш булуы хәерлерәк икәнен күрергә теләми? …Әле дә Ходай каршында барыбыз да бертигез.
“Әнә бер канатланганы чәчкә бәйләме күтәреп бу таба чаба, кайсыгыз­ныкы, карагыз әле?” - диде тәрәзәгә карап, уй­ланып торган Фәнүсә. Бәхет өчен күп кирәкме хатын-кызга? Шуны гына көтеп торгандай, уйлар диңгезендә йөзгән ха­тыннар барысы берью­лы, көлә-көлә, тәрәзәгә капланды.
Читайте нас: