Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2019, 13:25

Чүп чыгарган өчен кайда түләргә?

«Агымдагы елның маена кадәр безнең фатирда дүрт кеше исәптә торды. Майда онык пропискадан төште, һәм без өчәү генә калдык. Мин июнь башын­да ук ЭСКБга барып, гаилә составы турында белешмә тапшырып, килешүне яңадан өчебезгә төзедем...

Ләкин, шуңа карама­стан, әле булса чүп чыгару өчен түләү дүрт кешегә килә. Һәрберебезгә 70әр сум. Безнең өчен аена зур гына сумма җыела.
2018 елның декабренә кадәр бер кешегә 50 сум исәбеннән түли идек. Яңа елдан хакны арттыр­дылар. Нәрсә өчен? Мин бернинди дә үзгәрешләр күрмим. Чүп шулай ук атнасына бер тапкыр җыела. Контейнерлар юк.
Соңгы тапкыр түләгәндә, комиссия өчен дә түләргә туры килде. Яңадан исәпләтер өчен нишләргә кирәк һәм комис­сиясез кайда түләргә була? Шуларны аңлатсагыз иде».
Риф ГАЛИН. Николо-Березовка авылы.
Без менә нәрсәләрне ачыклый алдык.
«ЭСКБ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм каты көнкүреш калды­кларын чыгару буенча төбәк операторы арасындагы килешү ноябрь башында таркалганлык­тан,1 ноябрьдән почта аша түләүләр кабул итмиләр, һәм Интернет аша сайт буенча да түләп булмый. Бүген Саклык банкы аша гына түләргә мөмкин. Әмма ул комиссия ала: биредә мондый тәртип 1 ноябрьдән кертелгән. Комиссиянең размеры бертөрле генә түгел, түләүнең суммасына бәйле.
Бүген чүп өчен түләүне комиссиясез «Почта-банк» кына кабул итә. Аның да шарты бар: түләүченең «Почта-банк» пластик кар­тасы булырга тиеш. Аны булдыру авыр түгел. Па­спорт белән әлеге банкның теләсә кайсы бүлекчәсенә барсаң, аны бушлай рәсмиләштереп бирәләр.
Шулай ук Интернет аша, ЭСКБ сайты аша түгел, ә «Саклык банкы»ндагы шәхси кабинетыгыз аша түләргә мөмкин. Анда ко­миссия - 1%.
Элек чүп чыгарган өчен дөрес исәпләмәсәләр, ЭС­КБга мөрәҗәгать итеп була иде. Хәзер килешү тарка­тылганлыктан, бу мөмкин түгел. Гаилә турындагы белешмәне электрон почта аша ([email protected]) җибәрергә була.
Читайте нас: