Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2019, 23:30

Кар кешесен күргәннәр

Башкортстанның Бөре районы тирәсендә җәй көне кырда машина белән барганда, кешеләргә гадәти булмаган җанвар ташланган булган.

Шуннан бирле халыкның тынычлыгы югалган. Пассажирларның берсе һөҗүм итүче затны видеога төшерергә өлгергән. Ул бик зур гәүдәле, берникадәр маймылга да охшаган кебек. Әлеге вакытта тарих фәннәре кандидаты Игорь Бурцев җитәкчелегендәге Халыкара гоминология үзәге галимнәре бу урында тикшерү эшләре алып бара. Галимнәрнең бер төркеме бу җанварны кар кешесенә охшаган дисәләр, икенчеләре бу версияне кире кага.
Читайте нас: