Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2019, 11:00

Кем “Республика казанышы” исеменә лаек?

Уфада “Республика намусы өчен” фестиваль-конкурсының муни­ципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Исегезгә төшерәбез, республика дәрәҗәсендә мондый конкурс үткәрү башлангычы белән безнең Краснока­ма районы һәм “Мәктәп намусы өчен” бәйрәмен тергезеп, “Район намусы өчен” бәйрәмен керткән район Советы секре­таре Алексей Горбачёв чыкты.
Конкурсның 12дән артык номинациясендә белем бирү идарәсе органнары, өстәмә һәм төп белем бирү оешмалары, мәдәният, яшьләр сәясәте учреждениеләре, матбугат чаралары, иҗтимагый оешмалар катнашты.
Краснокама районы вәкилләре кон­курста лаеклы урыннар алды. Николо-Берёзовка авылының балалар сәнгать мәктәбе “Мәдәният учреждениеләрендә рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия” номинациясендә икенче урынга лаек булды.
Районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее коллективы “Мәдәният учреждениеләрендә рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия” номинациясаендә икенче урын алды.
“Актив гаилә, күп балалы гаилә” номинациясендә Яңа Каенлыктан Әхтәмовлар гаиләсе икенча урынга лаек булды. Бу җиңү рейтинглы тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
Читайте нас: