Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2019, 14:15

Кешелегең белән горурлан

Районда беренче тапкыр инвалидларның иҗат фестивале үтте.

Районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестивале һәм бала­лар өчен Инвалидлар көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелде.
Краснокаманың үзенчәлекле балалары өчен мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тәм-том, бүләкләр һәм концерт белән бәйрәм оештырды. Балалар һәм аларның гаилә әгъзалары вакыт­лычы гына булса да шат­лык, тылсым һәм күңел ачу дөньясына чумар өчен бәйрәмгә районның төрле почмакларыннан килеп җыелды. Югыйсә, балаларга «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» термины да, «инвалид» сүзе дә туры килми, чөнки ул актив яисә йомык, боек яки шук, елак яки көлүчән булуына карамастан, бала һәрвакыт бала булып кала. Ләкин бала һәр олы кешедә елмаю һәм шатлык тудыра.
Менә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең беренче иҗат фестивале дә иң чагу тәэссоратлар гына калдырды. Үзенчәлекле балалар алдында шундый ук талантлы үзенчәлекле артистлар чыгыш яса­ды. Алар сәхнәдә башта бераз дулкынлансалар да, үзләрен кулга алып, дәртләнеп чыгыш яса­дылар.
Куян мәдәният йортыннан Наил Әсләмов синтезаторда сихри мелодияләр башкарды, аннары бик матур итеп җырлады. Шушнур авыл мәдәният йортыннан Лиля Садыйкова әниләр турында дулкынландыр­гыч җыр башкарды. Ә Яңа Каенлык авыл мәдәният йортыннан Ирина Мар­тынова башкорт биюен тамашачыларның кул ал­кышлары астында баш­карды. Музыка астында биемәсә дә, кыз аптырап калмады, үзен зур артист­лар кебек тотты. Николо-Березовкадан Шамил Ти­мергалиев флейтада бик оста уйнады. Карякинодан Анастасия һәм Никита Чу­риннар шигырь сөйләде.
Концерт номерлары күп булмаса да, артистлар фестиваль дипломна­ры белән бүләкләнде. Аларны бүләкләр белән бергә район хакимия­те башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева тапшырды.
Ан­нары бәйрәм банкет за­лына күчте. Анда балалар өчен җиләк-җимеш, торт һәм башка тәм-том белән чәй табыны әзерләнгән иде. Махсус оештырылган уен программасыннан берсе дә читтә калырга теләмәде.
Кәмитчеләр беркемгә дә боегып уты­рырга урын калдырма­ды. Алар беренче минут­тан ук үзләренең чагу киемнәре һәм гадәти бул­маган атрибутлары белән балаларның игътибарын җәлеп итте. Балалар,үз мөмкинлекләреннән чыгып, төрле кызыклы конкурсларда катнаш­ты.
Ә залда «Сабын күбекләре шоуы» белән аниматор чыгыш ясый башлагач, балаларның соклануларының чиге булмады.
Читайте нас: