Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2019, 10:55

Мәшәкатьләре дә үзгә

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары тикшерелде.

Үткән сишәмбедә район ха­кимияте вәкилләре, бүлек җитәкчеләре, социаль-реаби­литация хезмәтләре күрсәтүче учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре инвалидлар белән берлектә проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр. Район­да яшәүчеләрне түгәрәк өстәл артында кабул иттеләр. Төрле сораулар белән күпчелек инва­лид бала тәрбияләүче аналар мөрәҗәгать итте.
Сораулар пенсия белән тәэмин итүгә, социаль булышлык ча­раларын алуга, профессиональ реабилитациягә, шифаханә-курортларда дәвалануга, реабилитацияләнүнең техник чаралары, дарулар белән тәэмин итүгә кагылды. Килүчеләр шу­лай ук көн саен очратырга туры килгән көндәлек кыенлыклары турында да сөйләде.
Түгәрәк өстәл эшенә йомгак ясап, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре про­блемалары белән ялгыз калырга тиеш түгел, - дип ассызыкла­ды район хакимияте башлыгы урынбасары Радик Гыйльмулин. Ул аналарга теләсә нинди сорау белән белгечләргә килергә киңәш итте. Түгәрәк өстәлдә катнашу­чылар социаль хезмәтләрнең сыйфатлы һәм вакытында булуын арттыру максатында учреждение һәм оешмаларның үзара килешеп эшләве турында карар кабул итте.
Район хакимияте башлыгының социаль сораулар һәм кадрлар бу­енча урынбасары Лира Мостаева сорауларны тиз арада чишәр өчен инвалидларның проблемаларын хәл итүдә кызыксынган бөтен кешеләр катнашлыгында ватсапта төркем оештырырга тәкъдим итте.
Читайте нас: