Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 декабрь 2019, 11:45

195 мең акчасын урлаганнар

Нефтекамада яшәүче бер ир-атка таныш булмаган кеше шылтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныткан.

Исеме белән эндәшеп, банкта булган барлык счетлары һәм картасында күпме акчасы барлыгы, һәм аның банктан кредит алуы турында әйткән. Ә ир-ат кредит алмавын белдергән. Шуннан «алынган» кредитын юкка чыгару һәм аннан түләү йөкләмәләрен төшерү өчен, нефтекамалы «банк хезмәткәре» белән даими элемтәдә булырга, банкомат янына барырга, кушкан операцияләрне башкарырга, картасыннан акча алып, икенче счетка, янәсе банкныкына, күчерергә тиеш була.
Ир-ат барысын да кушканча эшләгән. Хезмәт хакы күчерелеп бара торган картасыннан 130 мең сум акча алган (югыйсә, аңа кадәр анда аның 4 мең сум гына акчасы булган) һәм аны әйтелгән счетка күчергән. Аннары аңа кредит картасын да терминалга тыгарга кушканнар. Ул аннан да акча күчергән. Нәтиҗәдә мошенникларга 195 мең сумга якын акча күчерелгән.
Ачыклануынча, бөтенләй чит кеше әлеге ир-ат исеменнән кредит алган һәм алдашу юлы белән шул сумманы кулына эләктергән.
Читайте нас: