Фунчозаны кабында язылганча әзерлибез. Мин үзем гадәттә аңа кайнар су коеп, берничә минут тотам. Аннары суын түгеп, салкын суда тотам (макароны әзерләгән кебек).
Тавыкны пешерәбез дә вак итеп турыйбыз. Кыярны һәм болгар борычын саламлап турыйсы була. Савытка кореяча кишерне, фунчозаны һәм башка ингредиентларны салабыз. Зәйтүн мае, соя соусын, башка тәмләткечләрне салып болгатабыз.