Кама таңнары
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 декабрь 2019, 17:08

Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы бюджет хезмәткәрләрен чәчәк үстерүдән азат итәргә вәгъдә бирде

Районда һәм район үзәгендә яңа җитәкче барлыкка килгәч, бюджет оешмаларында эшләүчеләр район мәдәният йорты каршындагы чәчәк түләлләрен оешмаларга бүлеп бирү кебек хаталы практикага нокта куелыр бәлки дигән өметтә яши башлады.

Беренчедән, безнең үзебезнең кечкенә булса да чәчәк түтәлләребез бар һәм аларны тәрбияләп торырга кирәк.
Икенчедән, кыскартулардан соң кешеләр болай да аз, алар үз эшләрен дә эшләргә өлгерми.
Өченчедән, чәчәкләр үстерү белән махсус оешма шөгыльләнергә тиеш. Зурдан-зүр түтәлләргә сусипкечтән су сибү эшмени инде? Суын да бит әле аның эшләмәгән фонтаннан алмалы.
«Хәзер муниципаль килешү булачак, һәм бөтен җәмәгать чәчәк түтәлләре, газоннар хезмәтләндерү предприятиесенә караячак. Паркны чистарту белән дә шулай», - дип ышандырды Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов.
«Камводсервис» «ремонтлаганнан» соң суы югалган Елизавета коесында да су булачак, дип вәгъдә итте ул.
Читайте нас: